Бүген, 10 сентябрьдә, Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Чүпрәлеләр шәһәр халкына продукциянең киң ассортименты әзерләде. Болар - бәрәңге, чөгендер, кишер, бал, ит, сөт продуктлары. Моннан тыш, бөртекле культуралар да тәкъдим итте.
Ярминкәдә Чүпрәле районы эшмәкәрләре, мәгариф учреждениеләре катнаша. Чүпрәле продукциясен Киров районында Батыршин урамы буенча сатып алырга мөмкин. Биредә үк мәдәният хезмәткәрләре шәһәр халкына зур концерт программасы җәелдерде.