Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме беренче утырышы булып узды

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

   Утырыш эшен Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров алып барды. Депутатлар каравына сигез мәсьәлә кертелгән иде.

   Утырышта башлап «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Чүпрәле районы бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында"гы мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Илдар Рәкыйповның доклады тыңланды. Тагын өч мәсьәлә: детутат статусына, муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздыру тәртибенә, бәяне игълан итмичә генә муниципаль милекне сатуны оештыруга кагылышлылары турында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин чыгыш ясады.

   «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү чаралары турында» темасы буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайловның доклады карап тикшерелде.

   Депутатлар, шулай ук, «Чүпрәле муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе составын үзгәртү турында», «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең яңартылган составы турында" һәм башка мәсьәләләрне  дә карадылар.

   Утырыш ахырында һәр каралган мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International