Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты 2022 елның 26 августыннан Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә дәгъва кылучыларның документларны кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Премиягә дәгъва итүчене тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә оештырылган Иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.
Премия тапшырыла:
иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләре өчен Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга;
Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә шактый күп еллык шәхси өлеш керткәне өчен Россия Федерациясе гражданнарына.
Премиягә дәгъва кылучылар комитетка түбәндәге документларны тапшыралар:
а) премия алырга теләүчене тәкъдим итү турында гариза;
б) премиягә дәгъва кылучының анкета мәгълүматлары;
в) премиягә дәгъва кылучының бер ел эчендә премиягә дәгъва кылу эшчәнлеге турында мәгълүматы;
г) премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;
д) гамәлгә ашырылган проектларны (инициативаларны) тасвирлау һәм премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча ирешелгән социаль эффект турында күрсәтмә күзаллау бирә торган өстәмә материаллар.
Премиягә дәгъва кылучыларның документлары 2022 елның 26 августыннан 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А. телефон: (843) 567-80-96.
Күбрәк мәгълүмат сылтама буенча: https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-v-2022-godu.htm