29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Алар арасында безнең Чүпрәле районы авыл җирлекләре башлыклары да бар. Яңа машиналарны Звезда авыл җирлеге башлыгы - Денисова Марина Вячеславовна һәм Шланка авыл җирлеге башлыгы - Якупов Илдар Ирзан улы алды.