Август конференциясе вакытында әлеге тармакның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләр алды.
Бүләкләрне район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов тапшырдылар.
Мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүе, яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүендәге шәхси хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнәләр:
- Илмир Рәфыйк улы Азизов - "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең производствога өйрәтү мастеры;
- Фәридә Вазыйх кызы Биялова - 1 нче Иске Чүпрәле урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
- Альбина Николаевна Кутюмова - "ТР Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге" муниципаль казна учреждениесе методисты»;
- Альбина Исмәгыйль кызы Сафиуллова-Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
- Марс Әмир улы Хәлиуллов-Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры.
Мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүе, яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүендәге шәхси хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:
- Миләүшә Рафаил кызы Гафарова-Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- Ираида Юриевна Мишкина-Олы Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы;
- Петр Николаевич Мулеев-Яңа Элмәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм химия укытучысы.
Күпьеллык намуслы хезмәте, укучыларны тәрбияләүдә һәм практик әзерләүдә зур өлеш кертүе өчен Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Тәслимә Гаязетдин кызы Азизова-Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең Инглиз теле укытучысы;
- Эльвира Илгиз кызы Амерханова-Иске Чүпрәленең 1 нче балалар бакчасы логопеды;
- Татьяна Михайловна Копьева-Городище балалар бакчасы тәрбиячесе;
- Надежда Витальевна Моисеева-Үби урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
- Ләйсән Камил кызы Ханбикова-Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Укыту-тәрбия процессын оештыруда һәм камилләштерүдә, шәхеснең интеллектуаль, әхлакый үсешен формалаштыруда ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
- Лилия Рәис кызы Басырова-Мочәли башлангыч мәктәбе балалар бакчасы тәрбиячесе;
- Алевтина Ивановна Кузнецова-Чуаш Чүпрәлесе балалар бакчасы мөдире;
- Ләйсән Фәүзелҗан кызы Хәлилова-Шланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
- Радик Сәмигулла улы Хәлиуллов-Олы Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы;
- Нурзилә Ринат кызы Хөсәенова-Марс урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- Иван Владимирович Шумилов-Яңа Кәкерле гомуми белем бирү мәктәбенең Инглиз теле укытучысы.
Мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүе, яшь педагогларга үзләренең һөнәри осталыкларын һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:
- Алевтина Львовна Аббязова-Иске Дуван башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының башлангыч сыйныфлар укытучысы;
- Эльфия Фазылҗан кызы Әхмәтҗанова-Иске Ишле урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- Анатолий Михайлович Гаврилов-Городище урта гомуми белем бирү мәктәбенең Инглиз теле укытучысы;
- Светлана Петровна Маркова-Яңауби төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы;
- Рамилә Рөстәм кызы Низамова-Иске Чокалы балалар бакчасы тәрбиячесе;
- Галина Владимировна Никифорова-Чуаш Чүпрәлесе урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы