Синоптиклар көчле җил һәм яшенле яңгырлар турында кисәтә

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

  Синоптиклар фаразлары буенча, якын арада республикада һава торышы кисәк начарая.
  Бүген көннең икенче яртысында һәм кичен республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр явуы, җилнең тизлеге секундына 15-20, аерым урыннарда 24 метрга кадәр җитүе көтелә. Кайбер районнарда яңгыр һәм боз явачак.

    Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава шартлары начарланганда иминлек чаралары турында искәрттеләр:

    Көчле җил вакытында өйдә калырга, ишекләрне һәм тәрәзәләрне яхшы итеп ябарга киңәш ителә. Урамда булган очракта, реклама һәм элмә такталары, юл билгеләре һәм электрүткәргечләрдән ераграк торырга кирәк. Зур агачлар янында басып тормаска, шулай ук алар янында машинаны калдырмаска киңәш ителә.

   Әгәр сез урамда чагында яшен булса, сулыклардан ераграк урында аның узганын көтеп торырга кирәк. Әгәр һава торышы бозылганда транспортта булсагыз, автомобильне сүндерергә кирәк. Шулай ук мөмкин булганча, ерак сәфәрләргә барудан баш тартыгыз.

  Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

  ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International