Чүпрәледәге "Акчарлак" лагерында 4нче җәйге лагерь сменасы ачылды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

   "Акчарлак" лагерында 4 җәйге лагерь сменасы ачылды. Тантаналы ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов катнашты. Бу хакта лагерь ВКонтакте челтәрендә хәбәр ителә.

   Кунаклар балаларга яхшы ял, яңа уку елына көч һәм белемнәрне ныгытуларын теләделәр.

   Исегезгә төшерәбез, "Акчарлак" лагерында быел балалар өчен дүрт смена оештырылды, анда 300гә якын бала ял итте. Моннан тыш, лагерь базасында 2 сменада палаткалы лагерь эшләде.

   Лагерьда ял итү мөмкинлеге Чүпрәле балаларына гына түгел, якын-тирә районнардагы балаларга да бирелде.

Лагерьда 4 нче смена 23 августта тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International