8 августта Чүпрәле муниципаль районында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт чаралары ачылды.
Спорт чаралары баскетбол буенча район турнирыннан башланды.
Турнирда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, район яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, баскетбол буенча район федерациясе җитәкчесе Алмаз Вәлиуллов сәламләделәр, командаларга уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.
Районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту максатыннан, бөтенроссия физкультурачылар көне кысаларында волейбол, мини-футбол, бадминтон, йөзү, картинг, өстәл теннисы буенча район турниры, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале оештырылачак.