Иртәгә, 9 августта, Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы фаразлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, сишәмбе көнне көндез урыны белән яшен фаразлана. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә температура +18..+20 градус булса, көндез +31..+33 градуска кадәр җылытачак.