Республикада югары янгын куркынычы көтелә

2022 елның 5 августы, җомга

 Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2022 елның 5 августыннан 11 августына кадәр урманнарда 4 класслы янгын куркынычы саклана.

  Статистика мәгълүматларына караганда, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 01, 112 телефоннары буенча кичекмәстән хәбәр итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International