Конкурста район халкы, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Иң яхшы предприятие» – предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр арасында;
«Үрнәк йорт»–шәхси йортларда яшәүчеләр арасында;
«Иң яхшы авыл җирлеге» –район авыл җирлекләре арасында.
Конкурста катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. 1 урынга – мотоблок, 2 урынга – триммер, 3 урынга – бензопила.
Гаризалар һәм конкурс материаллары 19 августка кадәр Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт (107 һәм 204 нче кабинет) адрес буенча кабул ителә. Мәгълүматлар өчен телефон: 8-843-75 -2-29-70.