Чүпрәледә Бал ярминкәсе булачак

2022 елның 2 августы, сишәмбе

   2022 елның 26 августында Чүпрәле районында традицион Бал ярминкәсе узачак. Быел Бөтенроссия дәрәҗәсендәге масштаблы чара 4 нче тапкыр үткәреләчәк.

   Район халкын һәм кунакларны бу көнне Россиянең төрле почмакларыннан: Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Чувашиядән,  Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан китерелгән карабодай, юкә, урман, донник һәм башка табигый бал төрләре көтә.  Моннан тыш, прополис, подмор, воск һ.б. умарта продукцияләре  дә булачак.

   Оештыручылар район халкына әлегә бал сатып алырга ашыкмаска киңәш итә. Чөнки ярминкәдә  балның барлык сортларын күрү, аны татып карау һәм чын, сыйфатлы продукт сатып алу өчен уникаль мөмкинлек, өстәвенә, оста  умартачылар белән шәхсән киңәшләшеп, сөйләшеп тә булачак.

   Бал ярминкәсе Иске Чүпрәле авылының Үзәк урамында иртәнге 9.00 сәгатьтән эшли башлачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International