Чүпрәле район үзәк хастаханәсе артындагы җәяүлеләр күпере буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла

2022 елның 26 июле, сишәмбе

   27 июльдән ремонт эшләре тәмамланганчы, Иске Чүпрәле авылындагы 2 нче Бишьеллык һәм Мәктәп урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күпере (район үзәк хастаханәсе артында) буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнә. 

   Әлеге чара җәяүлеләр күперендә ремонт эшләре башкару сәбәпле башкарыла.

   Әйтергә кирәк, халыкта «Приказ» дигән исем йөртә торган буа быел иҗтимагый киңлекләр республика программасы буенча төзекләндерелә. Биредә, иртә яздан башлап, күлне чистарту һәм тирәнәйтү буенча масштаблы эшләр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International