Исегезгә төшерәбез, 23 һәм 24 июльдә Иске Чүпрәле авылының үзәк автомобиль юлларында автомобильләр өчен вакытлыча чикләүләр кертелде. Бүген, 25 июльдә әлеге чикләү дәвам итә. Эшләр тәмамланмаган. Шулай итеп, кооператив-Дзержинский урамнары киселешеннән алып Дзержинский-А.Абязов урамнары чатына кадәр автотранспорт хәрәкәте туктатылды.
Әлеге чара автомобиль юлларында ремонт эшләре үткәрү белән бәйле рәвештә күрелә.
Район халкыннан юлларда аеруча игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кушалар.
Карар Иске Чүпрәле авыл җирлеге сайтында басылып чыкты.