Бу көннәрдә районга Үзбәкстан Республикасыннан инвесторлар эш визиты белән килде. Кунаклар район башлыгы Марат Гафаров белән очрашты. Сәфәр барышында алга таба эшлекле хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Үзбәкстаннан килгән вәкилләр: Исмоилжон Габделхаков, Раушан Абдурахманов, Тимур Хамзаев һәм Галиб Самбаев районда хәлвә, җиңел сәнәгать, полиэтилен җитештерү юнәлешендә үз эшчәнлекләрен киңәйтүне, шулай ук, башка күп кенә кызыклы юнәлешләр тәкъдим иттеләр.
Район башлыгы Марат Гафаров кунакларны Чүпрәле районының инвестицион потенциалы белән таныштырып, киләчәктә районның кече бизнесны үстерү юнәлешенә йөз тотуын билгеләп үтте. “Авыл хуҗалыгы районы буларак, биредә халык өчен, көндәлек тормыш өчен барсы да үстерелә, әмма җитештерү, эшкәртү аз. Без моны бик яхшы аңлыйбыз, шуңа да киләчәктә үстергән малдан ит продукциясе–казылык, колбаса, алган сөттән–май, катык, каймак, кефир, игеннән–он, майлы культуралардан–үсемлек мае, һ.б, һ.б җитештерүне күздә тотабыз. Без районның алга таба үсешен эшкәртү юнәлешендә күрәбез һәм бу уңайдан яңа бизнес-проектлар турында фикер алышуга әзер, - дип билгеләп үтте Марат Ринат улы.
Моның өчен райондагы "Чүпрәле" сәнәгать мәйданчыгы яңа резидентлар кабул итәргә әзерлеген белдерде район башлыгы.
Бүгенге көндә сәнәгать мәйданчыгы барлык кирәкле коммуникацияләр: электр, газ, су белән җиһазландырылган. Үз эшен биредә башларга теләүчеләргә ташламалы шартлар да бар.
20 гектар мәйданны биләгән сәнәгать зонасында уңышлы гына тугыз резидент эшли. Районының инвестицион потенциалы тәкъдименнән соң, кунакларга биредәге җитештерү предприятиеләре буенча экскурсия уздырылды.
Инвесторлар мәйданчыктагы предприятиеләр эшчәнлеген үз күзләре белән күреп, биредәге инфраструктура мөмкинлекләрен бәяләделәр. Җитәкчелек кунакларны соңгы инновацион җитештерү өлкәсенә, бигрәк тә «Формпласт» җәмгыятендәге полимер эшләнмәләр, пластик капкачлар чыгаруга игътибарны юнәлттеләр. Җәмгыятьнең директоры Евгений Попов киләчәктә лазер станокларында җитештерүне җайга салу, ә нәкъ менә агачтан балалар өчен: пазллар, төрле уй-фикерне арттыра торган уенчыклар, һ.б. ясау юнәлеше планнары белән уртаклашты.Моның өчен бина сатып алынган, бүгенге көндә төзекләндерү эшләре бара, җиһазлар урнаштырылган диярлек. Моннан тыш, “Формпласт" иван-чәй әзерләү белән шөгыльләнә, продукция илнең төрле төбәкләренә озатыла.
Делегация "Чүпрәле" сәнәгать паркы территориясендәге эшләп килүче "Исток" сөт кабул итү һәм сөт продукциясе, башлыча май продукциясе җитештерү, шулай ук "Идел буе Цеолиты" җәмгыятенең Түбән Чәке авылындагы цеолит чыгару карьерында, аның район үзәгендәге фасовкалау цехында булды. Билгеле булганча, цеолиттан мәче бәдрәфләре өчен тутырмалар, авыл хуҗалыгы өчен ашламалар җитештерелә һәм чит илләргә кадәр сатыла.
Инвесторлар белән очрашу нәтиҗәләре ике як өчен дә файдалы узды.
–Без кунакчыл, дустанә һәм нәтиҗәле очрашу өчен бик рәхмәтле. Районда эшмәкәрлекне үстерү потенциалының масштабы таң калдыра, - дип билгеләп үтте Үзбәкстан вәкиле Тимур Хамзаев. –Безгә дә сездән өйрәнерлек нәрсәләр бар, шул ук вакытта үзебезнең тәкъдим итәсе әйберләр дә шактый.
Район башлыгы Марат Гафаров инвесторлар белән киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өмет баглавын әйтте.