Чүпрәле районы Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов һәм авыл мәдәният йорты директоры Дамир Идрисов авылдашларын, хезмәт ветераны Азизова Факия Шәйҗан кызын юбилее белән котладылар. Аңа 90 яшь тулды.
Бүгенге көндә ул Ульяновск шәһәрендә яши. Тумышы белән Факия апа Түбән Каракитә авылыннан. 1960 елга кадәр "Йолдыз" колхозында эшли, аннары Ульяновск шәһәренә күчеп килә. Анда лаеклы ялга чыкканчы автозаводта эшли. Аннан кире туган авылына әйләнеп кайта.
Ире Ирфан ага белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Факия апа күп кайгы күргән, ирен һәм ике баласын җирләгән. Әмма зарланырга яратмый, бүгенге көндә язмышына рәхмәтле булып яши.
Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын теләделәр.
Юбилярның хезмәтләре өчен бик күп бүләкләре бар, шул исәптән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре дә.