Ялларда Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнарында автомобиль хәрәкәте туктатылачак

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

   23 һәм 24 июльдә Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнарындагы автомобиль юлларында вакытлыча хәрәкәт чикләве кертелә.

   Дөресрәге, Кооператив-Дзержинский урамнары киселешеннән алып Дзержинский-А.Абязов урамнары чатына кадәр, шулай ук А. Абязов урамының бер өлеше архив бинасыннан алып «Туган як» газетасы редакциясенә кадәр автотранспорт хәрәкәте туктатылачак.

   Әлеге чара автомобиль юлларында ремонт эшләре үткәрү белән бәйле рәвештә кабул ителә.

   Район халкын юлларда аеруча игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.

   Карар Иске Чүпрәле авыл җирлеге сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International