Татарстанда ММЧ арасында «Эфирда изгелек» республика конкурсына старт бирелде. Конкурс ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә «ТР иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан оештырыла.
Конкурсның максаты - массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек игътибарын ТР иреклеләр берләшмәсе эшчәнлегенә җәлеп итү.
Конкурста түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга мөмкин: шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында «Интернет-басмаларда һәм вакытлы матбугатта иң яхшы басма», «Социаль челтәрләрдә иң яхшы басма», яки «Иң яхшы телесюжет». Шулай ук «Радиода иң яхшы мәгълүмат чыгарылышы», «Студентлар басма басмалары һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшы эш» һәм «ТР иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеге турында иң яхшы видеоязма» номинацияләре буенча катнашу каралган.
Конкурс эшләрен һәм кирәкле документларны тапшыру вакыты-2022 елның 20 июненнән 10 ноябренә кадәр.
Конкурста катнашу өчен гариза бирү материалларын dobrort.org@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Конкурсның приз фонды - 300 мең сум.
Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин, сылтама: https://https://dobrovolets.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-sredi-sredstv-massovoy.htm