Бүләкне чираттагы эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
"Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе" республика смотр-конкурсының финал өлеше Биектауда үткәрелде. Чарада Түбән Чәке авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе дә катнашты (җирлек башлыгы Олег Албутов).
Ярышлар Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең 130 еллыгына һәм Россия Дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгына багышланган иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Түбән Чәке авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.