Иске Шәйморза авылыннан Кадария Зыятдин кызы Сөләйманова: “Мин бәхетсез кыз бала...Мин бәхетсез кыз баланы очкан кош та кызгана”,-дип язмышына булган үпкәсен белдереп, җырлап яшәвеннән туктамый.
“Бәхетем булмады”, - ди ул. – Күп балалы гаиләдә үстем. 10 бала идек без, шуның өченчесе мин идем. Әти Мәскәүгә китте. Аның артыннан әни өч баласын ияртеп, шул исәптән мине дә алып, калганнарын әбзәйләргә, апаларга калдырып китте. Анда без күпме торганыбызны хәтерләмим, сугыш башланды. Кая җитте шунда, ач, ялангач, чүплек тирәсендә ашарга эзләп йөрдек. Аннан безне вербовать итеп кайтардылар. Балчык йортка кайтып төштек. Кемдер бер-ике бәрәңге, кемдер бер-ике кисәк ипи тотып керә. Авылда ач үтермәделәр, анысы, Ходайга шөкер. Шулай тернәкләнеп, яшәп киттек.
Кадария апаның 1 класс белеме дә юк. Ул мәктәпкә йөрүдән мәхрүм кала. “Укырга вакыт булмады. Үзем чүпрәктән ясалган курчаклы уйныйм, үзем бала арбасы тартам. Үземнән соң дөньяга килгән туганнарымны үстердем шулай. Кул (имза) да куя белми идем мин”.
16 яше тулгач, Кадария апа авылдан Свердловск якларына язылып эшкә чыгып китә. Аннан тагын Кемеровага эшчеләр җыялар, шунда языла. Анда эшләгәннәре өчен акча түләмәгәннәрен дә сөйли ул. “Ач булдык, шешенеп беттек, эш авыр булды. Авылга кайттым да, Казанга стройкага язылып, эшкә киттем”.
Казандагы ул еллардагы «Промстрой СМУ-6» төзелеш оешмасында озак еллар эшләп, ул лаеклы ялга чыга. Йортлар, төрле объектлар төзиләр, үзенә бер бүлмә бирәләр. Укырга да мөмкинлек туа шул чакта, әмма көн буе төзелештән соң, бер-ике тапкыр гына барып карый да анда: “Укымасам да ач үлмәм әле”, дип кул селти.
Яшь гомере дә шулай узып китә Кадария апаның. Тормышын да төзи алмый кала. Яшь чактагы чаялыгын, җор теллеген ( җыр-моңлы да шуның өстенә) әле дә булса югалтмаган Кадария апага: “Төзелештә гадәттә, уңган ир-атларсыз булмый, берсе дә күңелеңә ятмадымы”, дигәнгә: “Мин яраткан кеше белән бергә була алмадык, мине яратканнарга күңелем ятмады”, - дип җаваплады. – Сүз кушучылар булмады түгел. Әмма мин туры сүзле, хыянәткә бармадым, үзем дә хыянәтне кичерә алмадым. Сөйгән ярым белән дә шуңа бергә була алмадык.
Ни генә булса да, картлыгын ул берүзе генә каршыламый. Бертуган энесенең улы Зиннур һәм аның тормыш иптәше Фәридә ханым өч ел элек аны туган авылына, үзләренә алып кайтканнар. Хәзер исә Кадария апаның тормышы тагын да түгәрәкләнеп киткән: янында тәрбия кылучылары “туган апа”, аларның балалары, оныклары “әбием” дип кенә торалар. Шуңа да язмышына булган үпкәсе дә онытыла башлаган. Туганнары аны үз әниләредәй тәрбия кылалар. Кадария апа да әлеге кайгыртучанлыклары өчен бик рәхмәтле.
Шушы көннәрдә исә төзелеш һәм хезмәт ветеранын олылап, 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова килделәр. РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар. Кунаклар Кадария Зыятдин кызына сәламәтлек, иминлек, 100 яшькә кадәр яшәргә, 95тә исә кабат очрашулар насыйп булсын дип теләделәр. Кунакларга килүенә шат булуын да юбиляр: “Ишектән килеп кердегез, алма чәчәкләре кебек күземә күрендегез”, дип җыр аша белдерде.
Юбилярның бүләкләре дә бик күп, алар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең тылдагы хезмәтләре өчен юбилей медальләре дә бар.