Ел башыннан Салым хезмәте базарларда эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барганда тәртипсезлекне булдырмау һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеген тәэмин итү буенча тармак проектларын гамәлгә ашыруга кереште.
Проектларның максаты - сәүдәне һәм җәмәгать туклануын акчаның күләгә әйләнешеннән чыгару һәм эшчәнлекне алып бару өчен тигез шартлар тудыру.
Чара ике төп этапка бүленгән иде: мәгълүмати өлеш һәм турыдан-туры контроль.
Проектлар стартында салым хезмәткәрләре эшмәкәрләргә, әгәр закон таләп ителсә, кулланучылар белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану кирәклеге турында мәгълүмат бирде, шулай ук базарларда сәүдә объектларына инвентаризация үткәрделәр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре турында мәгълүмат тупладылар.
Яз башыннан алып тармак проектларының контроль өлеше старт алды, аның барышында салым хезмәте хезмәткәрләре, исәп-хисап ясаганда кассаны кулланырга теләмәүче эшкуарлар турында мәгълүмат алып, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларына чыгып тикшерүләр үткәрә башлады.
Товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Сатучы чек бирмәсә, димәк, законны боза (салымнардан качып яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә) дигән сүз. Чек - сатып алуның дәлиле, ул гарантияле хезмәт күрсәтү яки товарны кире кайтару өчен кирәк.
Татарстан Республикасында салым хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрү вакытында меңнән артык закон бозу очрагы ачыкланды һәм 1 млн. сумнан артык штраф салынды.