Аграрийлар язгы кыр эшләрен бетерделәр генә, 2022 елгы урып-җыюга комбайннарның әзерлеген тикшерү вакыты да килеп җитте.
15 июльдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык җыю комбайннарының әзерлеге тикшерелде.
Район башлыгы Марат Гафаров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, Казан дәүләт аграр университетының «Агрохимия һәм туфрак белеме» кафедрасы доценты Фәннур Фәсхетдинов, Чүпрәле районы баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров составындагы Комиссия район хуҗалыкларының ашлык җыю техникасының торышын тикшерде. Чарада шулай ук районның барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм аграр идарә белгечләре дә катнашты.
Комбайннарны тикшерү барышында, беренче чиратта, аларның техник торышына игътибар бирелде. Шул ук вакытта агрегатларны янгынга каршы җиһазлары, беренче медицина ярдәме аптечкасы, запас су белән тәэмин итү мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды. Аерым игътибар герметиклык мәсьәләсенә бирелде.
- Төп таләп - уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Быел урып-җыю катлаулы булачак, аны вакытында һәм югалтуларсыз башкарып чыгу өчен бөтен көчне куярга кирәк. Шуңа күрә урып-җыю техникасының әзерлеген билгеләгәндә аның герметиклыгы зур әһәмияткә ия, - дип ассызыклады агроиминләштерү идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов.
Комиссия әгъзалары барлык урып-җыю техникасының әзерлеген, механизаторларның эшен югары бәяләделәр.
Комбайннар парадына йомгак ясап, техниканың иң яхшы әзерлеге буенча 1 урынны «Чынлы» ҖЧҖ алды, 2 урынны – «Бикчуров КФХ», 3 урынны – «АгроТрансПорт» һәм «Мәхмүтов КФХ» алды.
Марат Гафаров һәм Тәлгать Халитов билгеләп үткәнчә, урып-җыю барышында комбайнчылар ярышына йомгак ясалачак, алдынгылар грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.