COVIDны профилактикалау турында

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

   Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәрткәнчә, чикләүләрнең күп өлешен юкка чыгаруга һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының кимүенә карамастан, COVID-19 җәйге чорда таралу куркынычы саклана.

   Шуңа бәйле рәвештә гади саклык чаралары турында да онытмаска киңәш итәбез. Бу чаралар сезгә, дусларыгызга һәм якыннарыгызга башка респиратор авырулар, шул исәптән грипп белән зарарлану куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.

   1. Начар хәлдә әйләнә-тирәдәгеләр белән элемтәгә керүдән качыгыз.

   2. Әгәр сез авырып китсәгез, өйдә калыгыз.

   3. Дәваланмагыз. Табибны чакырыгыз! Сәламәтлегегезнең торышын күзәтегез. 

   4. Бүлмәләрне даими җилләтегез (30 минут эчендә булуы мәслихәт).

   5. Вакцинация ясатыгыз. 

   6. Кулларыгызны юыгыз! Кулларны сабын белән юу коронавирус йогышын профилактикалауның мөһим элементы булып тора һәм, чыннан да, сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.

   7. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлек кулланырга киңәш ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International