2022 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент старт ала. Ул салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН) дип атала.
Анда салымнар автомат рәвештә исәпләнә.
Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасыннан биш кешедән артык булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала, аларның еллык кереме 60 млн сумнан артып китмәскә һәм төп милке 150 млн сумга кадәр булырга тиеш.
2022 елның 1 июленнән махсус салым режимына салым түләүченең шәхси кабинеты яки вәкаләтле банк аша Мәскәү, Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында теркәлгән яңа оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күчә ала, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан башка оешмалар һәм эшкуарлар күчәчәк.
Яңа салым режимын кертү буенча Эксперимент дәүләт тарафыннан салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын ирекле куллану өчен уңайлы шартлар тудыра.
Проектка биш эре банк кушылды инде. Тулырак мәгълүматны ausn.nalog.gov.ru сайтында белергә мөмкин.
Татарстан Республикасының барлык салым органнарында 2022 елның 1 июненнән махсус салым режимын тәкъдир итү максатыннан «ачык класслар» оештырылды. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «ачык классларга» чакыра.