2022 елның 13 июлендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгырлар, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда боз явуы ихтимал.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.