Чүпрәле районы Мунчали авылында яшәүче Кадәрия Кадыйр кызы Фәхретдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Бу матур миссияне район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов башкарды.
Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар. Сәламәтлек теләп, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Кадәрия Кадыйр кызы күп балалы гаиләдә үскән. Алар гаиләдә 9 бала булган. Олы абыйсы 19 яшендә Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әтисен шулай ук фронтка алалар, әмма аннары, 50 яшь тулгач, аны кире туган ягына кайтарып җибәрәләр.
Кадәрия апа колхозда төрле эштә эшләгән, 4 бала үстергән. Тормыш юлында аңа бик күп газаплар кичерергә туры килә. Шуңа да карамастан, ул язмышыннан бер дә зарланмый. "Вакыты шундый иде бит, бөтен кешегә дә авыр булды, күп эшләргә туры килде. Мин барысы өчен дә язмышка рәхмәтле. Гади авыл кызына сугыш елларында исән калырга, гаилә корып, балалар үстерергә насыйп иткәне өчен рәхмәтле. Ни кызганыч, бөтен кеше дә минем кебек 90 яшькә җитәлми бит. Шуңа күрә зарлану гөнаһ", - ди ул.
Кадәрия апа бик көчле ихтыярлы кеше. Бүгенге көндә авылда ялгызы гына яши. Балалары һәм оныклары аның янына бик еш киләләр, авылдагы туганнары да һәрвакыт ярдәм итеп тора.
Юбиляр кунакларга бик шат иде, хөрмәт итеп килүләре, котлаулары өчен рәхмәт белдерде.