Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

  Синоптиклар фаразлавынча, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 12 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, боз явуы да ихтимал. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава шартлары начарланганда иминлек чаралары турында искәрттеләр:

    Көчле җил вакытында өйдә калырга, ишекләрне һәм тәрәзәләрне яхшы итеп ябарга киңәш ителә. Урамда булган очракта, реклама һәм элмә такталары, юл билгеләре һәм электрүткәргечләрдән ераграк торырга кирәк. Зур агачлар янында басып тормаска, шулай ук алар янында машинаны калдырмаска киңәш ителә.

   Әгәр сез урамда чагында яшен булса, сулыклардан ераграк урында аның узганын көтеп торырга кирәк. Әгәр һава торышы бозылганда транспортта булсагыз, автомобильне сүндерергә кирәк. Шулай ук мөмкин булганча, ерак сәфәрләргә барудан баш тартыгыз.

  Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

  ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International