Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровның Корбан гаете белән котлавы

2022 елның 8 июле, җомга

                         Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар!
    Сезне ихлас күңелдән иң олы һәм иң изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм!
    Әлеге изге бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар һәм корбан чалу йоласын башкаралар.
    Гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме дини йолаларны һәм гореф-гадәтләрне саклауга нигез булып тора. Бу якты бәйрәм кешеләр арасында  мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек  һәм миһербанлыкны арттыра.
Чүпрәле җирендә яшәүче төрле милләт халыкларының дуслыгы һәм үзара мөнәсәбәтләрдә бер-берсенә хөрмәтле булулары нәтиҗәсендә безнең йортларыбызда тынычлык һәм иминлек урнаша.
Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек булсын.
   Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын. Бәйрәм белән, хөрмәтле чүпрәлеләр!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International