Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 5 июльнән 11 июльгә кадәр урманнарның өченче класслы янгын куркынычы республиканың 37 районында көтелә. Сүз Әтнә, Азнакай, Әгерҗе, Арча, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Зәй, Кукмара, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Сарман, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре округы турында бара.
Урманнарның югары (4 сыйныф) янгын куркынычы 8 муниципаль берәмлектә: Әлмәт, Апас, Биектау, Югары Ослан, Кайбыч, Питрәч, Чирмешән муниципаль районнары һәм Казан шәһәр округында фаразлана.