Бүген, 2 июль иртәсендә, Иске Чүпрәле авылында П.В.Дементьев исемендәге хәрби паркта дүрт егетне армиягә озату тантанасы булды. Алар - Иске Чүпрәледән Илназ Айнуллов, Иске Элмәледән Владислав Никишкин, Яңа Дуваннан Марсель Садиев һәм Яңа Ишле авылыннан Фирдүс Фәисханов.
Егетләрне котларга Чүпрәле муниципаль районы хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм, әлбәттә инде, әти-әниләр, дуслары һәм якыннары килгән иде.
Традиция буенча, булачак Ватанны саклаучылар китәр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов солдатларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләргә армия хезмәтендә уңышларга ирешүләрен, яңа армия дусларын табуларын теләделәр, ә хезмәт тәмамланганнан соң, һичшиксез, кече Ватанга кайтуларын теләделәр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләре исеменнән Фәридә Фәисханова чыгыш ясады.
Соңыннан булачак солдатларга район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Егетләрнең кайда хезмәт итәчәге хәрби комиссариатның республика җыелма пунктында ачыкланачак.