Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планын үтәү йөзеннән, 2022 елның июль-август айларында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның Республика форумын оештыра. Форумның пленар утырышы 2022 елның 23 августында Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы кысаларында узачак.
Форумның максаты - хәзерге заман җәмгыятенең актуаль социаль проблемаларын хәл итү өчен коммерцияле булмаган оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү.
"Мәдәният өлкәсендә коммерциячел булмаган оешмалар инициативалары: актуаль сәнгать, иҗади инициативалар, инклюзия" темасына Республика форумының беренче секция утырышы 2022 елның 5 июлендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак