30 июньдә Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.
Төнлә яңгырлар көтелми, һава температурасы 5-10, көндез 17-22 булыр дип фаразлана.