2022 елның 1 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «2021-2025 елларга төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасы»н тормышка ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Гражданнарга сорауларына җавапларны 2022 елның 1 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия» буенча алырга мөмкин булачак.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1 июль 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.