28 июньдә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Данис Сатдинов алып барды.
Утырыш эшендә шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, район прокуроры Илдар Маликов, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, Буа бүлекчәсе, ТУны профилактикалау бүлегенең әйдәүче белгече Лилия Вахитова, авыл җирлекләре башлыклары һәм комиссия составы катнашты.
Утырышның көн тәртибенә безнең юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр куелган иде. Чүпрәле районында авария хәленә һәм автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә анализ белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры, комиссия рәисе урынбасары Анатолий Михайлов чыгыш ясады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, безнең район аша узучы төбәк юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе дә машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Ул шулай ук исерек шоферларны ачыклау буенча эш мәсьәләләренә һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча башка мөһим мәсьәләләргә тукталды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов гомуми белем бирү оешмаларында һәм тулаем район буенча балаларда юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, район мәктәпләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча барлык профилактик чаралар педагоглар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелә. Ул шулай ук мәктәп яны лагерьларында һәм «Чайка» лагерында мәктәп каникуллары вакытында балалар белән үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.
Соңыннан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Данис Сатдинов утырышка йомгак ясады.