#ЭкоЯз2022 район конкурсында җиңүчеләр билгеле булды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

   Бүген, 27 июнь көнне, "Созидание" яшьләр (яшүсмерләр) клубында, Татарстан торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, алты номинация буенча үткәрелгән #ЭкоЯз2012 район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

   Чарада катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әмир Җәббаров сәламләделәр. Кунаклар барысын да конкурста җиңү белән котладылар һәм аларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

   «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә ел саен үткәрелә торган #ЭкоЯз-2022 республика конкурсы дипломы белән «Советлар Союзы Герое Семен Артемьевич Уганин исемендәге Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе» бүләкләнде. Диплом әлеге мәктәп директоры Марина Ермолаевага тапшырылды.
«Иң яхшы гаилә» номинациясендә Иске Элмәле авылыннан Мальцевлар гаиләсе бүләкләнде.
«Иң яхшы ишегалды» номинациясендә Иске Чүпрәле авылыннан Галина Порфирьева бүләкләнде.
«Иң яхшы предприятие» номинациясендә «Прогресс» МУП бүләкләнде. Бүләк предприятие директоры Евгений Иванцовка тапшырылды.
Дементьев Василий Степанович исемендәге Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучысы Максим Шадриков ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 30 еллыгына багышланган экологик рәсемнәр республика конкурсы дипломы белән бүләкләнде.

   #ЭкоЯз2022 район конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International