Бүген, 2022 елның 27 июнендә, 14 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 25-27 м/с га кадәр көчле җил, яшен, яңгыр көтелә.
Шул сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава шартлары начарланганда иминлек чаралары турында искәрттеләр.
Көчле җил вакытында өйдә калырга, ишекләрне һәм тәрәзәләрне яхшы итеп ябарга киңәш ителә. Урамда булган очракта, реклама һәм элмә такталары, юл билгеләре һәм электрүткәргечләрдән ераграк торырга кирәк. Зур агачлар янында басып тормаска, шулай ук алар янында машинаны калдырмаска киңәш ителә.
Әгәр сез урамда чагында яшен булса, ниндидер сулыклардан ераграк урында аның узганын көтеп торырга кирәк. Әгәр һава торышы бозылганда транспортта булсагыз, автомобильне сүндерергә кирәк. Шулай ук мөмкин булганча, ерак сәфәрләргә барудан баш тартыгыз.
Ниндидер бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.