Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышын чакыру турында

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

  Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 23 июнендәге 18 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының егерменче утырышы чакырыла.

   Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде::
1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджеты турында» 15.12.2001 ел, № 14/2 Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Алешкин-Саплык авыл җирлегеннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактау тактасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль-шәхси партнерлык турындагы нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында.
5) Төрлеләр.

   Район Советы утырышы 2022 елның 30 июнендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International