21 июнь - Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Чүпрәле районында «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Акция Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы кысаларында узды.
Акция барышында район үзәгендә хәрби һәм Хезмәт Даны Монументы янында "81" саны төшерелгән шәмнәр кабынды. Чарада район башлыгы Марат Гафаров, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, чик буе хезмәте ветераннары, район халкы катнашты Акция ахырында бер минут тынлык игълан ителде.