“Чайка” балалар сәламәтләндерү һәм ял лагеренда җәйге беренче смена тәмамланды

2022 елның 21 июне, сишәмбе

   “Чайка” балалар сәламәтләндерү һәм ял лагеренда җәйге беренче смена тәмамланды. Әлеге смена “Дөнья балалары” (“Дети мира”) дип аталды һәм сменада 87 бала ял итте.

   Икенче җәйге смена исә 23 июньнән башланып 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

   “Чайка”ның директоры Анатолий Мердюков лагерьда балаларның рәхәтләнеп ял итүе турында сөйли.  Алар өчен бик күп кызыклы чаралар үткәрелгән. Балалар уен рәвешендә янгынга каршы торырга өйрәнгәннәр, “Бердәм Россия” партиясенең райондагы бүлеге оештырган шахмат турнирында катнашканнар, ГТО нормаларын үтәгәннәр.

   - Бик кызыклы бездә балалар тормышы. Смена тәмамланганда ял итүчеләр “тагын киләбез”,  дип киттеләр. Һәр сменаның башлануы да, ябылуы да тантаналы шартларда оештырыла. Тантаналы линейкага башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов килгән иде, - ди Анатолий Мердюков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International