Бүген, 16 июнь иртәсендә, Иске Чүпрәле авылының П.В.Дементьев исемендәге хәрби паркында алты егетне армиягә озату тантанасы булды. Болар: Зур Аксу авылыннан Станислав Абдюшев, Чуаш Бизнәсе авылыннан Максим Герасимов, Татар Саплыгы һәм Алешкин-Саплык авылыннан Владимир Горбунов һәм Денис Фадеев, Чуаш Чүпрәлесе авылыннан Анатолий Кочуров һәм Никита Годунов.
Традиция буенча, булачак Ватанны саклаучылар китәр алдыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров хәрби хезмәткә чакырылучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләргә армия хезмәтендә уңышларга ирешүләрен теләделәр, ә хезмәт тәмамланганнан соң, һичшиксез, кече Ватанга кайтуларын теләделәр.
Соңыннан булачак солдатларга район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды.