Бүген, 16 июнь иртәсендә, Иске Чүпрәле авылының П.В.Дементьев исемендәге хәрби паркында дүрт егетне армиягә озату тантанасы булды. Алар - Зур Чынлы авылыннан Раил Әхмәтов, Иске Чәке авылыннан Музыкантов Сильвестр, Иске Задур авылыннан Марсель Камалов һәм Иске Ишле авылыннан Илмир Мөхәммәтҗанов.
Яшь егетләрне котларга Чүпрәле муниципаль районы хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм, әлбәттә инде, әти-әниләр, дуслары һәм якыннары килгән иде.
Традиция буенча, булачак Ватанны саклаучылар китәр алдыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов хәрби хезмәткә чакырылучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләргә армия хезмәтендә уңышларга ирешүләрен теләделәр, ә хезмәт тәмамланганнан соң, һичшиксез, кече Ватанга кайтуларын теләделәр.
Якташларыбызга уңышлы хезмәт итүләрен, туганнарга - солдатларны көтеп алуларын телибез!