"Троицкие напевы" районда быел 6нчы тапкыр узачак. Ул башланган елларында ук регионара статусын алган иде. Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге чара православие динен тотучыларның дини бәйрәме "троица"га багышлана һәм анда күбрәк милли фольклор җырлары яңгырый.
Сергий Радонежский храмы территориясендә узучы бу фестивальне төрле төбәкләрдә үз итеп өлгерделәр инде. Быел да анда катнашырга чит төбәкләрдән 12 коллектив теләк белдергән.
"Чарада рус халык җырлары да яңгыраячак, биюләр дә булачак, халык һөнәрчелеген танытучы мастер-класслар, күргәзмәләр эшләячәк", - диләр оештыручылар.
Фестивальне уздыру вакыты 18 июньгә билгеләнгән.