Татарстан синоптиклары шторм кисәтүе игълан итте

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

   Татарстанның Гидрометеорология үзәге 16 июньгә шторм кисәтүе игълан итте. Пәнҗешәмбе көнне яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.

   Синоптиклар фаразларына караганда, 16 июньдә республикада көндез һәм кичен яшенле, көчле яңгырлар явачак, урыны белән боз явуы да ихтимал.

   Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, урыны белән секундына 24 метрга кадәр дә җитәчәк.

   17 июньгә каршы төндә дә шундый ук һава торышы саклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International