13 июнь көнне Үби авылында чуаш халкының милли бәйрәме - "Акатуй" узды.
Иртә таңнан башлап Акатуй мәйданында музыка яңгырады һәм кунакларны биредә «Хелхем», «Сепрел» һәм «Сувар» сәнгать эшчәнлеге ансамбльләре каршы алды. Сәүдә рәтләре оештырылды. Балалар өчен карусельләр, таганнар, бататлар урнаштырылган иде.
Бәйрәмгә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Чабаксар шәһәренең чуаш милли конгрессы президенты Владимир Клементьев, "Созвездие-Йолдызлык" фестивален гамәлгә куючы һәм аның директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов, РФ Кораллы көчләренең запастагы полковнигы Валерий Колпаков, "СУВАР" республика газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова, "Чаваш пики" конкурсы директоры Сильвия Чаркина, ЧР Красноармия районы башлыгы урынбасары Владимир Долгов, туган якны өйрәнүче, отставкадагы милиция подполковнигы Владимир Ярухин, Чүпрәле районындагы чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Алексей Ярухин һәм башкалар катнашты.
Район башлыгы Марат Ринатович үз чыгышында чуваш халкының гореф-гадәтләрен саклап калулары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде, барысына да бәхет, сәламәтлек һәм авылның чәчәк атуын теләде. Ул үзенең котлау сүзләрен башыннан ахырына кадәр чуаш телендә җиткерде.
Кунаклар да барысын да бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләделәр. Авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин "Акатуй" бәйрәмен үткәрүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.
Бәйрәмдә Чуаш авылларының ишегаллары эшләде, алар авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан оештырылган иде. Анда кунакларны милли ризыклар, сыра белән сыйладылар.
Көн уртасында «Акатуй пики - 2022» матурлык һәм талант конкурсы старт алды, бәйрәм кунаклары чуаш чибәрләренең чыгышларын рәхәтләнеп карый алдылар.
Тантаналы өлештән соң спорт ярышлары, уеннар башланды. Көрәш, аркан тарту, армспорт, баганага менү, капчык киеп йөгерү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, төрле аркан тарту, җиңел атлетика, турникта тартылу кебек уеннарда Акатуй кунаклары көч һәм җитезлек күрсәттеләр.
Әлбәттә, милли көрәштән башка да булмады. Бу юлы абсолют батыр булды һәм кыйммәтле бүләк – тәкәне Матак авылында яшәүче Алексей Шингарев яулады.
Кыскасы, бәйрәмнән барысы да канәгать калды.