Чүпрәле районында гөрләтеп Сабантуе узды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

   12 июнь - Россия көнендә, Чүпрәле районында гөрләтеп Сабантуй бәйрәме узды.

   Бәйрәмнең тантаналы ачылышына кадәр үк чатырларын сәүдә рәтләре, төрле аттракционнар белән балалар территориясе ачып җибәрделәр, кунакларны төрле күргәзмәләр җәлеп итте. Балалар бик теләп  уйнадылар, батутларда сикерделәр, аерым төзелгән «шәһәрчектә» татлы мамык һәм попкорн белән сыйландылар.

   Гадәттәгечә, авыл җирлекләре башлыклары оештырган татар, чуаш йортлары милли аш-суларын тәкъдим итте. Кунаклар милли ризыкларны - камыр ризыклары, сыра, баллы һәм башка бик күп тәм-томнарны татып карадылар.

   Район мәдәният йорты белгечләре тарафыннан әзерләнгән Сабантуй бәйрәмен ачу тантанасы соңгы елларда үзенең масштаблы һәм мавыктыргычлыгы белән кунакларны таң калдыра. Быел да алар матур һәм дулкынландыргыч театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр - җырлар һәм биюләрдән алып, җигүле атлар әйләнешенә кадәр бар иде анда.

   Бәйрәмнең тантаналы өлешендә авыл халкын һәм кунакларны район башлыгы Марат Гафаров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин котладылар. Алар барысына да тынычлык, иминлек, татулык һәм уңышлар теләделәр. Альберт Хәйретдинов авыл халкына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү телеграммасын укыды.

   Тантаналы өлештә авыл хуҗалыгы алдынгыларын - иң яхшы кырчыларны, терлекчеләрне, механизаторларны, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды, хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр, аларга Мактау грамоталары, Дипломнар, акчалата премияләр һәм бүләкләр тапшырылды.

  Кыскасы, Сабантуй бик күңелле үтте. Сәхнәдә музыка тынмады, халык уеннарда бик теләп катнашты, яратып көрәш карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International