12 июнь көнне "Сабантуй" мәйданында «Туган як», «Таван ен» район басмаларына язылу оештырылды. Язылучыларга бүләкләр дә әзерләнгән иде. Шулай ук район халкына һәм кунакларга татар телендә китап басмалары һәм журналлар тәкъдим ителде.
Район газетасына иң беренчеләрдән булып бәйрәмнең хөрмәтле кунагы, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин язылды. Ул чүпрәлеләр өчен 10 данә газета рәсмиләштерде.