Чүпрәле районында контракт хезмәтенең өлкән сержанты Денис Исаев белән хушлаштылар

2022 елның 11 июне, шимбә

   Бүген, 11 июнь көнне, Яңа Чәке авылында гвардия контракт хезмәтенең өлкән сержанты Денис Исаев белән хушлаштылар. Ул Ульяновск шәһәрендә 31нче аерым десант-штурм бригадасында хезмәт иткән.

   Денис биш яшендә әнисез кала, яшүсмсер чагында әтисен югалта. Әнисе, әтисе һәм фаҗигале рәвештә һәлак булган апасы Яңа Чәке зиратында җирләнгән. Денис Ульянда туган булса да, авылдашлары геройны туганнары янында җирләргә теләк белдергәннәр.

    Район башлыгы Марат Гафаров, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов һәм Денис хезмәт хәрби часть вәкиле хатыны Светлананың, кызы Анастасиянең,  улы Алексейның, мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International