2022 елның 10 июнендә, Россия көнен бәйрәм итү алдыннан, Чүпрәле районында истәлекле вакыйга булды – 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданы паспортлары тапшырылды.
Паспорт алу - һәр кешенең тормышында һәрвакыт дулкынландыргыч һәм җаваплы момент булып тора, шуңа күрә тантаналы минутларның шатлыгын уртаклашырга аларның әти-әниләре, дуслары һәм Чүпрәленең тармак технологияләре техникумының студентлары килде.
Бу көнне тантаналы шартларда Булат Вафин, Денис Ижегеров, Ксения Колпакова, Раяз Минәчетдинов һәм Яна Низенькова Россия Федерациясе паспортларын алдылар.
Россиянең яшь гражданнарын әлеге истәлекле вакыйга – паспорт алу һәм Россия көне белән район башлыгы Марат Гафаров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча полиция начальнигы, полиция подполковнигы Артем Абрамов котладылар.