Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында яшәүче Зәйнуллов Миңнулла Зәйнулла улы шушы көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.
Юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов килделәр. Кунаклар авылның хөрмәтле кешесен шушы истәлекле дата белән котлап, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар, нык сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.
Миңнулла Зәйнулла улы - тыл хезмәтчәне. Хатыны Фәүзия апа белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә гомер буе туган авылында «Алга» колхозында хезмәт куя.
Юбилярга тормышта кайгыны күп күрергә туры килә. Өч баласын җирләргә туры килә аңа, 2007 елда тормыш иптәше дә бакыйлыкка күчә. Хәзер ул килене тәрбиясендә яши. Эшсез утырырга яратмый, көченнән килгәнчә хуҗалыкта эшли.
Миңнулла абый бик тыйнак кеше. Тормыштагы барлык авырлыкларга да карамастан, оптимист булырга тырыша, туган көнендә кунакларның килүенә куанып, хөрмәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.