9 июнь көнне район мәдәният йортында Социаль хезмәткәр көне уңаеннан бөтен гомерен шушы өлкәдә эшләүгә багышлаган хезмәткәрләрне һәм ветераннарны хөрмәтләү тантанасы булды.
Бүгенге көндә Чүпрәле районында социаль хезмәткәрләр өлкәсендә 120дән артык кеше эшли. Алар аз керемле кешеләргә, ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга ярдәм итәләр. Социаль хезмәткәр - ойдән чыга алмаган авырулар, картлар өчен донья белән бердәнбер элемтә чыганагы да, ныклы терәк тә булып тора.
Район башлыгы Марат Гафаров, социаль хезмәткәрләр бәйрәмендә чыгыш ясап, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде:
- Сез - олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр. Без сезгә сокланабыз. Изге гамәлләр кылганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Авыр хезмәтегез Сезгә рухи канәгатьлек, җан җылысы бирсен. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сезгә сабырлык, авыр эшегездә түземлек, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим, - диде ул.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чүпрәле муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Йосыпова әлеге игелекле хезмәт вәкилләрен, тармак ветераннарын ихлас күңелдән тәбрикләп, аларга сәламәтлек, сабырлык, иминлек теләделәр.
Чара барышында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган һәм зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының, район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.